Татарстан Росреестры дәүләт теркәвен туктатып торуның иң актуаль һәм еш очрый торган сәбәпләре буенча Инстаграмда турыдан-туры эфир уздырачак
Күчемсез милекне -бакча йорты, җир кишәрлеге яки фатир теркәү - бик җитди һәм җаваплы эш. Һәм, кызганычка каршы, һәрвакытта да барысы да алыш-бирешне беренче тапкырдан ук терки алмый.
"Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында"гы закон нигезендә 63 сәбәп бар, алар булган очракта дәүләт регистраторы исәп-теркәү эшләрен туктатып тору турында карар кабул итәргә тиеш. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, туктатып тору турындагы карар теркәү өчен киртә була алмый. Бу бары тик мөрәҗәгать итүченең документлар пакетындагы җитешсезлекләрне бетерү, үткәрелә торган хокукый экспертиза сыйфатын арттыру һәм шул рәвешле мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләрен тискәре нәтиҗәләрдән саклау өчен генә кирәк.
Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктатып торуның иң актуаль һәм еш очрый торган сәбәпләрен инстаграмдагы турыдан-туры эфир вакытында 18 март көнне 11 сәгатьтә сөйлиячәкләр, аны Татарстан Росреестры ТР Риелторлар гильдиясе белән бергә үткәрәчәк.
Үз сорауларыгызны сез хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтының Инстаграмнар челтәрендә @rosreestr_tatarstana яки @ grrt_info Directка язып .