Буа районына архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе килде

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Буада  архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булды. Визит кысаларында Гөлнара Зәкәри кызы район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, шулай ук архив бүлеге башлыгы Ләйсән Самерханова белән очрашты. Визитның төп максаты - Башкарма комитетның ведомство архивы өчен бинаны карау. Шулай ук алар архив документларын саклауны, туплауны, исәпкә алуны һәм файдалануны алга таба оештыру планнары буенча да фикер алыштылар. Шул исәптән республика архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе сәфәр барышында районның архив бүлегендә булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International