Буада 2001 елдан бирле картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшли. Хәзерге вакытта биредә 120 кеше яши. Торак корпуста халык үзләрен өйдәге кебек тоя алсын өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Учреждение социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан хезмәт күрсәтә.
Интернат-йортта яшәүчеләр үз мәнфәгатьләре һәм теләкләреннән чыгып, социаль хезмәтләр алучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә ала. Социаль технологияле 12 түгәрәк эшли, аларда социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның барысы да колачланган. Бу «Кулинария клубы», рәссамнар өчен «Палитра», «Шашка һәм шахмат», «Китап сөючеләр» түгәрәкләре, «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе һәм башкалар. Шулай ук мәдәни-массакүләм чаралар да үткәрелә. Интернат-йорт эшчәнлегенең төп максаты булып актив озын гомерне озайту, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен лаеклы яшәү шартлары булдыру тора. Социаль хезмәт алучыларны 72 хезмәткәр тәүлек әйләнәсе карау, дүрт тапкыр балансланган туклану белән тәэмин итәләр, шулай ук ялларын оештыралар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Һәм бүген без һәр хезмәткәрне Бөтендөнья социаль эш көне белән котларга, аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә телибез! Бәйрәм белән сезне!





