2021 елның 16-17 мартында Буа шәһәрендә «Социаль хезмәткәр» һөнәри стандарт таләпләренә туры китереп Буа, Апас, Чүпрәле һәм Кайбыч халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең социаль хезмәткәрләрен «Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү» курсы буенча укулар оештырылды.
Курсның максаты-социаль хезмәткәрләрдә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру.
Укыту теоретик һәм гамәли дәресләр рәвешендә барды. «Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ мөгаллиме беренче ярдәм күрсәтү нигезләре һәм методикасы белән таныштырды. Тыңлаучылар практик дәрестә махсус манекен ярдәмендә табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.
Курс тәмамланганнан соң социаль хезмәткәрләр йомгаклау аттестациясен уздылар һәм тиешле сертификат алдылар.