Дөньяда яшәүче һәр кеше үз һәм башка халыкларның гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип санала. "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында "Куллар могҗизасы" дип исемләнгән мастер-класс узды. Педагоглар баш киемнәре: кокошниклар, түбәтәйләр, калфак, тасмалар, төрле техникаларда муенсалар, алкалар, беләзекләр ясау осталыклары белән уртаклаштылар. Куллар чын мәгънәсендә могҗиза тудырды, искитмәле матур милли эшләнмәләр ясалды.




