«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәгълүмати-аналитик үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы"ның мобиль кушымтасы Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә түләүсез йөкләп алына һәм iOS һәм Android мобиль җайланмаларының операцион системаларында уңышлы эшли.

Сервис кулланучының шәхси ярдәмчесе буларак эшләнгән һәм өлкән буын арасында да, үсеп килүче яшь буын арасында да үзен куркынычсыз тоту культурасын формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш.

Кушымта ориентлашырга ярдәм итәчәк һәм гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр турында мәгълүматны шунда ук табарга булышачак . Кушымтада кулланучыга коткару хезмәтен чакыру, шулай ук ул кирәк булган очракта уртаклашырга мөмкин булган геолокацияне билгеләү мөмкин. Тулырак мәгълүмат алу өчен кулланучы һәрвакытта да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  рәсми интернет-порталы битенә оператив рәвештә күчә ала.

Кушымтаның тест  версиясе файдалы мәгълүматлы рубрикаларны гына түгел, интерактивларны да үз эченә ала. Хәзерге вакытта алты рубрика эшләнгән: «Нәрсә эшләргә?»  «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә», «Беренче ярдәм», «Хәвеф-хәтәрләр картасы», «Үз әзерлегеңне тикшер»,  «Үз белемнәреңне тикшер»

«Нәрсә эшләргә?»  бүлегендә кулланучыга тавыш ярдәмчесе белән ашыгыч ситуациядә үз-үзеңне тоту тәртибе һәм кагыйдәләре күрсәтелгән. «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә» бүлеге - гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны кисәтү турында белемнәр. «Беренче ярдәм»дә медицина хезмәткәрләре килгәнче зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәткәндә эшләнәсе  гамәлләр турында мәгълүматлар бар. «Хәвеф-хәтәрләр картасы» табигать характерындагы куркыныч янаулар турында көндәлек оператив фаразны үз эченә ала. «Үз әзерлегеңне тикшер» һәм» «Үз белемнәреңне тикшер» бүлекләре интерактив характерда һәм торакның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү буенча чек-листлар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирүче төрле тестлар бар.

Киләчәктә кушымтада Яңалыклар тасмасы һәм начар һава торышы күренешләре, шул исәптән шторм кисәтүләре турында онлайн-мәгълүмат биреләчәк. Моннан тыш, туристик төркемнәрне теркәү буенча функционал да өстәләчәк.

Кушымтаны сылтама буенча күчереп алырга мөмкин:

App Store https://apps.apple.com/app/id1530044766

Google Play https://play.google.com/store/apps/details?id=io.citizens.security&hl=ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International