Бу чара ел саен Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы белән үткәрелә. Быел имтихан Буа шәһәренең 1нче мәктәбе базасында оештырылды. Акциядә катнашуга район җитәкчеләре дә кушылды. Алар шулай ук парта артына утырдылар һәм Бердәм Дәүләт Имтиханы биремнәрен үтәделәр.
– Без әти – әниләрнең мондый имтиханның оештырылуын аңлавы, чыгарылыш сыйныф укучыларын психологик яктан дөрес әзерләргә ярдәм итәр, дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте оештыручылар.
Акциядә катнашучы ата-аналар имтихан үткәрү пунктына керү контрольлегенең ничек башкарылуын, биремнәрнең ничек басылуын һәм сканерлануын күрәчәкләр. Бу юлы акциядә катнашучы ата – аналар саны эпидемиологик хәл аркасында чикләнде. Таләпләр буенча 1 аудитория җиһазландырылды, анда социаль дистанцияне үтәп, 15 кеше урнаштырылды. Һәркем шәхси биремнәр алды, укытучылар инструкциясе буенча бланклар тутырды һәм биремнәрне үтәргә кереште