Буа районында халыкның яртысыннан артыгы спорт белән шөгыльләнә!

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру нәтиҗәсендә бу сан елдан-ел арта бара. Шәһәрдә шулай ук «Батыр», «Яшьлек» спорт мәктәпләре, «Арктика» боз сарае, «Дельфин» йөзү бассейны, «Импульс» универсаль спорт залы, «Яшьлек» спорт комплексы эшли. Чаңгы спортын яратучылар өчен 2018 елда нарат урманында Чаңгы базасы төзелде, аңа якташыбыз, күренекле спортчы Сабирҗан Нәфыйков исеме бирелде. Тагын бер якташыбыз-Токиода узган XVIII җәйге Олимпия уеннарында катнашкан спортчы-Владимир Трусенев исемен Буа шәһәре стадионы йөртә. Шәһәрдә 15 спорт мәйданчыгы бар, бу -тренажер һәм универсаль волейбол-баскетбол мәйданчыклары. Республикада гамәлдә булган программаларда катнашу нәтиҗәсендә, яңа спорт мәйданчыклары авылларда да төзелде. Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру район һәм республика җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган 2020 елда гына да районда 29 спорт мәйданчыгы ачылды. Бу эшне киләсе елларда да дәвам итү планлаштырыла. Агымдагы елда «Юность» спорт мәктәбендә, шулай ук «Дельфин» йөзү бассейнында төзекләндерү эшләре бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International