Үзәк район китапханәсенә экскурсия

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

           Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы С.В. Шакирова туган телләр һәм Татарстан Республикасында Туган елләр һәм  халыклар  бердәмлеге елы кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары өчен үзәк район китапханәсенә экскурсия оештырды. Чараның максаты-яшүсмерләрдә туган якның әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.

Китапханәдә укучыларны җылы кабул иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны халык фольклорының төрле жанрлары, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырдылар, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Күргәзмәдә бөек татар язучылары, рәссамнары турында китаплар, шулай ук татар халкының көнкүреш әйберләре, чигелгән сөлгеләр тәкъдим ителде. Моннан тыш, катнашучылар «Безнең туган ягыбыз – Татарстан» темасындагы әңгәмәдә үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр.

Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләргә танып-белү журналлары бүләк иттеләр һәм район китапханәсенә ешрак килергә һәм  актив китап укучылары  булырга чакырдылар.

Мондый чаралар үсеп килүче буында кече һәм олы Ватанга мәхәббәт, мәдәниятләрнең һәм халыкларның төрлелегенә карата хөрмәт формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International