Район җитәкчелеге күп фатирлы йортларның өлкәннәре белән очрашты

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Советының киңәшмәләр залында район җитәкчелегенең Буа шәһәрендәге күп фатирлы йортларның өлкәннәре белән очрашуы узды. Киңәшмә эшендә Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов, Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева катнашты, шулай ук коммуналь хезмәтләр, идарәче компанияләр, прокуратура, участок полиция хезмәткәрләре чакырылган иде. Рафис Галәветдинов узган очрашуда билгеләнгән сораулар буенча башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Кайбер фатирларда яшәүчеләр тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү өчен хезмәт күрсәтүләрне түләмәү мәсьәләсе  буенча аеруча көчле фикер алышу булды. Йорт ишегалларында автомобиль хуҗалары өлкәннәр мөрәҗәгатен тыңламыйча машиналарын тротуарда калдыруны дәвам итә. Утырышта күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып бару турында карар кабул ителде. Шәһәр һәм район җитәкчелеге барлык сорауларга да җавап бирделәр, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде. Эш нәтиҗәләре турында киләсе очрашуда хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International