Авырулар санының яңадан үсүенә юл куймас өчен бердәнбер ышанычлы ысул – вакцина кадату

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Авырулар санының яңадан үсүенә юл куймау өчен бердәнбер ышанычлы ысул булып күпләп вакцинация ясату  тора. Шунысы куанычлы, буалылар бу мәсьәләгә аңлы һәм җаваплы карыйлар. Вакцинациягә шулай ук Буа районы ветераннар (пенсионерлар) Советы әгъзалары да кушылды. Иҗтимагый оешма рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова берничә көн элек вакцина ясатты.

"Вакцинацияләүнең беренче этабын мин 15 мартта уздым. Беренче көнне кичкә таба гына температура күтәрелде, әмма икенче көнне бернинди билгеләр инде юк иде. Хәзер дә үземне яхшы хис итәм. Минемчә, вакцина кадатуны  һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Ә профилактика, билгеле булганча, дәвалауга караганда һәрвакыт яхшырак", - дип билгеләп үтә Җәүһәрия Исламовна.

Шул ук көнне вакцинацияне Буа районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге директоры Резедә Мостафина да ясатты. "Һөнәри эшчәнлегем аркасында миңа студентлар, коллегалар, район халкы белән даими элемтәдә торырга туры килә. Димәк, без теләсә кайсы вакытта авыру йоктыра яки күчерә алабыз дигән сүз. Моны булдырмас өчен мин вакцинацияне иң яхшы карар дип саныйм", – ди Резедә Илгизәр кызы.

Исегезгә төшерәбез, Буа районында вакцинаны  Буа район үзәк хастаханәсендә кадаталар. Алдан түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин 8(843)74 3-27-88, 8(927)034-37-16.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International