Бүген, 18 март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Буа шәһәренең 2 нче лицей укучылары өчен товарлар төргәкләү һәм маркировкалау буенча тематик лекция оештырылды. Спикерлар булып, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге һәм Буа районының «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы вәкилләре чыгыш ясады, алар балаларга товарларны төргәкләү таләпләре турында сөйләделәр, сатып алына торган продукциянең сыйфатын һәм дөреслеген ничек тикшерергә кирәклеген "Честный знак" кушымтасы аша күрсәттеләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда Бөтендөнья кулланучыларны яклау көне темасы "Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш". Төрле чыганаклар буенча бүгенге көндә пластик продукция барлык көнкүреш калдыкларының 40%ына кадәр тәшкил итә. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Элек кибетләр киштәләрендә товарлар кәгазь тартмаларда һәм пыяла савытларда булса, хәзер исә бу товарларны без заманча зиннәтле савытларда, ягъни пластик шешәләрдә, пленкада һәм төрле пакетларда күрәбез.Ә бу җиңел, уңайлы, арзан, тик экологик яктан гына зыянлы. Чөнки пластик һәм полиэтилен чүп-чарның күп өлеше таркалмый яки аның таркалу вакыты берничә елларга сузылырга мөмкин.