Ветеранны юбилее белән котладылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Матур теләкле котлауларны бүген Нәбиулла Гыйльметдин улы Ибәтуллов юбилее  уңаеннан кабул итте. Ул 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Россия президенты Владимир Путиннан котлау һәм район җитәкчелегеннән бүләкләр алды. Нәбиулла Гыйльметдин улы Буа районы Ташкичү авылында туган. Лаеклы ялга «Заря» колхозыннан киткән. Бүген, юбилей көнендә, аны туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Ранил Вәлиев, социаль яклау идарәсе вәкиле, әлбәттә, балалары һәм туганнары котлады. Һәм без дә  Нәбиулла Гыйльметдин улын  юбилее белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International