«Киләчәк турында кайгырту» программасы кысаларында Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагоглары Буа ветеринария техникумында укучы кызлар белән төркем дәресе үткәрделәр. Дәреснең максаты - кешенең җәмгыять өчен булган эшләрдә әһәмиятен күрсәтү.
Дәрес кысаларында кызларга кешеләрне ничек аңларга, кешеләр белән хезмәттәшлекне ничек җайларга кирәклеге аңлатылды. Яшүсмерләр лекция тыңладылар, биремне үтәделәр, ә чара ахырында «Кеше үзен нәрсәгә багышларга мөмкин?» темасына дискуссиядә катнаштылар.
Социаль педагоглар фикеренчә, әлеге программа адекват тормыш ориентирларын һәм үз-үзеңне тотыш реакцияләрен алуда, үзбәя һәм социаль активлыкны күтәрүдә ярдәм итәргә мөмкин.