2021 елның 17-30 мартында Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара уза. 2021 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 63 кеше җәрәхәт алган. Дәүләт автоинспекциясе пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 34 һәлакәт булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 34е имгәнгән. Мәсәлән, 2021 елның 24 гыйнварында Тукай районында Дэу Нексия автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм юлның каршы полосасына чыга һәм Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә. Юл транспорт һәләкәте нәтиҗәсендә Лада Гранта автомобиле пассажиры, 4 айлык бала алган травмалардан хастаханәдә үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында бала әнисенең кулында булган.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге алгы утыргычта балаларны йөртү, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, 2020 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2021 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 статьясындагы 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен бала укый торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.