Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язгы бозның куркынычлыгы турында искә төшерәләр!

2021 елның 19 марты, җомга

«Язгы боз мәкерле һәм куркыныч!» бу хакта гражданнарга гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерәләр һәм балаларның ата-аналарына язгы вакытта су янындагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.

Ата-аналар һәм педагоглар!

Өлкәннәрдән башка балаларны сулык- елгаларга җибәрмәгез, аеруча боз кузгалган чорда. Бу вакыта боз өстенә чыгу куркынычлылыгы турында кисәтегез. Боз өстендә калган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен дә аңлатыгыз:

- бер-береннән  берничә метр ераклыкта тору (берничә бала булса);

- әгәр кинәт боз астына төшсә, боз кырыена күкрәк белән егылырга,  боздан чыккач, егылган урыныннан тәгәрәргә һәм аннан соң гына торып, элек барган сукмак буйлап йөгерергә кирәк;

- үзең чыга алмасаң, башны мөмкин кадәр югары тотып, ярдәмгә чакырыраг кирәк.

Укучылар! Язгы ташу вакытында бозга чыкмагыз.

Иң мөһиме - бозга чыкмаска. Бозның ныклыгын тикшерергә кирәкми һәм бозда шууны оештыру катгый тыела! Чөнки яз җитү белән сулыкларда боз көпшәкләнә, өстән кояш, эрегән су «ашый», ә астан агым бозны эретә. Язгы чорда боздан йөрүе бик куркыныч: теләсә кайсы вакытта ул аяк астында ярылып, уалырга мөмкин.

Текә һәм юылган ярларда тормагыз-алар җимерелергә мөмкин.

Күперләрдән, яр буе  причалыннан боз кузгалуны, боз агуын күзәткәндә яр буена куелган киртәләр аша чыгарга ярамый.

Әгәр дә сез елга яки күлдәге бәхетсезлек очрагына шаһит булсагыз, югалып калмагыз, өйгә дә  йөгермәгез, ә кычкырып ярдәмгә чакырыгыз.

Язгы ташу һәм бозда йөрү вакытында сак булыгыз. Үз тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!

Хөрмәтле балык тотарга яратучылар!

Боз өстендә балык тотарга яратучыларга шуны истә тотарга кирәк: кеше салкын суга эләккәндә, вакыт бер минутка түгел, ә секундка бара. Ә иң якын коткару постына килү өчен вакыт кирәк. Менә берничә бик мөһим киңәш:

- язгы бозның мәкерлелеге аның нәзек структурасыннан тора. Боз структурасы кояш нурлары, яңгыр, томан йогынтысында җимерелә, боз эри.

- язгы бозда су тиз ага торган урыннар,чишмә аккан, су өслегендәге куаклы урыннардан ерак торырга  кирәк.

- бәкеләр күп тишелгән урыннарга да якын килмәскә киңәш ителә;

- җәяүлеләр өчен үтә күренмәле зәңгәр яки яшел төсмерле, һава куыклары һәм калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган боз куркынычсызрак булып тора.

- сөтсыман (онык ак төстәге) боз үтә күренмәледән  ике тапкыр йомшаграк. Ул кар яуганда кар бөртекләре кату белән ясала. Андый боз тавышсыз гына ярыла.

- язгы бозга ялгыз гына балык тотарга чыгарга ярамый.

-  боз астына киткәндә, тиз генә сумкалардан котылып, корсакка ятырга, кулларны киң җәеп, үзегез килгән якка гына хәрәкәтләнеп куркыныч зонадан шуышып чыгарга кирәк. 

- судагы һәлакәтнең шаһиты булсагыз, шунда ук «112» яки «101» номеры буенча коткаручыларны чакырыгыз.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары язгы чорда боз астына киткәндә һәм су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча видеороликлар әзерләделәр, алар белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Youtube-каналында танышырга мөмкин.

Ролик татар телендә «Игътибар! Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре».

https://youtu.be/G9V2h1TT6rQ

Рус телендәге «Способы спасения при провале под лёд» ролик өчен сылтама:

https://www.youtube.com/watch?v=X7mvkmFuuPg&t=18s

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International