Н. Э. Бауман исемендәге ветеринария медицинасы академиясе Ачык ишекләр көненә онлайн форматта чакыра.

2021 елның 19 марты, җомга

20 мартта 13.00 сәгатьтә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре югары уку йорты җитәкчелеге белән читтән торып очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.

Чараларда катнашу өчен конференциягә "Zoom" кушымтасы аша кушылырга.

Для того, чтобы принять участие в мероприятиях, необходимо подключиться к конференции через приложение «Zoom».

Конференциянең идентификаторы: 373 887 0867. Керү коды: 112233

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International