Буа туган якны өйрәнү музеенда Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә шщхесне таныклаучы документлар- паспортлар тапшырылды. Чара Кырымның Россия белән кушылуын бәйрәм итүгә багышланган иде. Тантаналы чара РФ һәм ТР гимннары яңгыравы, «Безнең Кырым», «РФ паспорт тарихы» темаларына видеороликлар күрсәтү белән башланып китте. Россия Федерациясе гражданины паспортларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлия Заһидуллина тапшырды.
Сәламләү сүзе белән «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Наталья Македонская, Буа муниципаль районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ирина Иванова чыгыш ясады. Бу көнне гражданинның төп документын биш яшь буалы алды. "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова, Буа районының Мактаулы гражданины Илгиз Нигъмәтуллин һәм «Буа туган якны өйрәнү музее» МБУ директоры Люция Әхмәтҗанова балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Резедә Җәләлова җиткерде. Район мәгариф бүлеге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Татьяна Поспекова «Язгы тамчы» җырын башкарды.