Яз көне боз шактый нык тоелса да, чынлыкта ул бик нәзек.Әмма, язгы чорда бу куркынычка карамастан, күп кенә кешеләр боз өстенә чыга. Бу, беренче чиратта, балыкчылар һәм балалар. Бозда бәхетсезлек очракларына юл куймау һәм аларны киметү максатыннан, язгы бозда булуның төп кагыйдәләрен үтәү фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип исегезгә төшерәбез.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Тиз агымнар өстендәге боздан сакланыгыз.
2. Сулыкның үзенчәлекләрен яки боз барлыкка килү шартларын белмичә, машинада бозга чыгарга тырышмагыз
3. 4-5 сантиметр калынлыкта боз нык санала. Сөтсыман, ак төстәге боз - үтә күренмәле боздан ике тапкыр йомшаграк. Иң куркынычы- эреп туңган кардан барлыкка килгән көпшәк боз.
4. Бигрәк тә кар белән капланган юка боз куркыныч.
5. Зур тирәнлекләрдә боз нәзегерәк, чөнки ул соңрак барлыкка килгән.
6. Тар агымнар һәм утраулар арасында боз еш кыш уртасында да куркыныч була.
7. Юка бозга чыгарга ярамый. Юка бозга очраклы гына эләксәгез, аякларны боздан аермыйча шудырып, сак адымнар белән артка чигенегез.