Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, ә Нәүрүзбикәнең кызлар һәм чәчәкләр белән бергә чыгуы да төп вакыйга булды. Бәйрәмдә күпмилләтле концерт программасы оештырылды. Бәйрәм кунаклары өчен әзербайҗан, татар, үзбәк, кыргыз телләрендә җырлар яңгырады. Концертның бизәге - милли биюләр, Мәдәни үсеш үзәге, Район мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышлары.
Яшьләр паркы мәйданында сәүдә рәтләре эшләде, пылау һәм карга боткасын авыз итәргә мөмкин иде. Спорт ярышлары һәм татар милли уеннары үткәрелде. Язгы чәчәкләр ясау буенча мастер-класслар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе эшләде. Барлык теләүчеләр дә нәни пони атларында йөрди, моңа аеруча балалар шат иде.. Нәүрүз бәйрәменең төп көтелгән өлеше- ритуаль учак яндыру булды. Бу яңа елда яхшы уңыш, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек сорауны символлаштырды.
Бәйрәм Буа шәһәре Мәдәни үсеш үзәгенең "Сөембикә" фольклор коллективы башкаруында биш телдә яңгыратып, "И туган тел" җыры белән тәмамланды.