Бүген Буа муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитеты секретарьлары өчен zoom режимында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча семинар оештырылды.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белешмәләр тәкъдим иткәндәге яңалыклар турында мәгълүмат җиткерде. Моннан тыш, "Справки БК" махсус программа бүлекләрен тутыру мәсьәләләре буенча тулы аңлатмалар бирелде. Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең, Россия Федерациясе Пенсия фондының, иминият компанияләренең мәгълүмат ресурсларыннан файдаланып керемнәр турындагы белешмәләрне тутыру тәртибе турында аңлатылды. Семинар барышында куелган сорауларга җаваплар бирелде.
Мондый чараларны оештыру керемнәр турында белешмәне сыйфатлы тутыру буенча эш күнекмәләрен алу өчен мөһим әһәмияткә ия.
Киләсе семинарларны үткәрү 2021 елның 24 мартына һәм 2021 елның 26 мартына муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен планлаштырылган.