Буа районында Әхмәт Рәшит укулары узды.

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 23 мартында Буа муниципаль районының Яңа Чәчкаб урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” V республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Татарстан Язучылар берлеге, Казан дәүләт аграр университеты, мәгариф идарәсе планы нигезендә үткәрелде. Чарада язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Моратов, Рифат Җамал, Рифат Сәлах, Ләйлә Хәбибуллина, Фирүзә Җамалетдинова; Казан дәүләт аграр университеты профессоры Газимҗан Шәрәфетдинов, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Журналистлар берлеге әгъзасы Рамил Кадыров катнашты.

Конференция 4 юнәлеш буенча эшләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашу өчен 106 эш җибәрелгән иде.  Конференция кысаларында Буа, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы районнарыннан 56 укучы чыгыш ясады. Укучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар, шигырьләр укыдылар. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә дә оештырылды.

Конференциянең һәр катнашучысы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Казан дәүләт аграр университеты дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International