Буа шәһәрендә шахмат үсешенең яңа сулышы.

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген шахмат буенча дөнья чемпионы Василий Смыслов тууга нәкъ 100 ел. Аның казанышлары һәр шахматчы өчен үрнәк. Ул шахмат буенча 7 нче дөнья чемпионы. СССР чемпионы. СССР командасы составында Бөтендөнья Шахмат Олимпиадаларының тугыз тапкыр җиңүчесе. СССР командасы составында Беренче команда дөнья чемпионаты җиңүчесе. СССР командасы составында биш тапкыр Европа команда чемпионатында җиңүче. Халыкара гроссмейстер. СССРның атказанган спорт мастеры, шахмат композициясе буенча халыкара арбитр, шахмат теоретигы.

Шунысы куанычлы, Буа районы укучылары да шахмат белән мавыгалар. Шахмат зоналары Буа шәһәре, Алших һәм Боерган авыл мәктәпләрендә,  Лицей-интернатта (сәләтле балалар өчен мәктәп)  җиһазланган. Районыбыз балалары район мәктәптән тыш  эшләр үзәгендә һәм мәктәпләрдә оештырылган шахмат түгәрәкләренә дә бик теләп йөриләр.

Безнең яшь шахматчы Фаил Вәлиевнең фотосурәте республикада шахмат зоналарын үстерү символына әверелде.

Бер сүз белән әйткәндә, юнәлеш балалардан һәм укытучылардан яхшы җавап алды.

 Район башлыгы Ранис Камартдинов инициативасы белән Буа районында балалар шахмат хәрәкәтенә ярдәм итү акциясе оештырылды. Аның кысаларында районның барлык мәктәпләрен шахмат зоналары белән тәэмин итү планлаштырыла. Шахмат өстәлләре һәм кирәкле инвентарьлар белән районның тагын 29 мәгариф учреждениесен җиһазландыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта акциягә Буа районы оешмалары һәм предприятиеләре кушылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International