Хөрмәтле Буа районы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, кадерле ветераннар!
Сезне чын күңелдән мәдәният хезмәткәре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәри бәйрәмегездә-музей һәм китапханә хезмәткәрләрен, театр хезмәткәрләрен, мәдәният йортлары, авыл клублары белгечләрен, үзешчән сәнгать коллективларын, язучыларны, артистларны, рәссамнарны, скульпторларны һәм архитекторларны, яшьләр иҗади хәрәкәтләре вәкилләрен котларга телим.
Бу көн туган җиребезне рухи үстерүгә һәм бай мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче, Буа районының күпмилләтле мәдәниятенең үткәненә, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә.
Уртак көч белән без мәдәният учреждениеләренең йөзен уңай якка үзгәртәбез. Без бу эштә бик лаеклы нәтиҗәләргә ирештек. Безнең мәдәният йортлары, музей, китапханәләр заман таләпләренә тәңгәлләшә. Балалар сәнгать мәктәпләрендә яңа инструментлар һәм җиһазлар барлыкка килә.
Сезнең һөнәр ияләре – якты, иҗади, мавыгучан, инициативалы кешеләр. Үз эшегезнең чын осталары. Районыбызның мәдәният өлкәсенә фидакарь хезмәт иткәнегез өчен, иҗади эзләнүегез, киләчәктә дә районыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куюыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет һәм яңадан-яңа илһам телим!
Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов