Чуваш Киштәге авылында яшәүче Анна Кирилловна Яковлевага 95 яшь тулды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Чуваш Киштәге авылында яшәүче Анна Кирилловна Яковлевага 95 яшь тулды. Бу көнне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская, җирлек башлыгы Иван Павлов, социаль яклау вәкилләре Анна Кирилловнаны олы юбилее белән котладылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Анна Кирилловна да бу шатлыктан утырып тора алмады һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә биергә кереште. Туган көнен бәйрәм итүчегә ныклы сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телибез! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International