Бүген "ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиясе" МББУндә сәләтле балаларны ачыклау, иҗатка ярдәм итү һәм интеллектуаль инициативаны үстерү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан "Барысын да белергә телим! " традицион IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Арча, Бөгелмә, Мамадыш, Ульяновск, Буа, Яшел Үзән районнары, Әлмәт һәм Казан шәһәрләренең 1-4 сыйныф укучыларының проект-тикшеренү эшләре тәкъдим ителде. Конференция нәтиҗәле узды. Жюри әгъзалары укучыларның югары әзерлеген билгеләп үттеләр. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.