Буа ветеринария техникумының 1 курс студентлары белән "Яшьләр. Закон. Наркотиклар" темасына түгәрәк өстәл узды.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

25 февральдә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" бөтенроссия акциясе кысаларында "Форпост" үзәге хезмәткәрләре "Яшьләр. Закон. Наркотиклар" темасына әңгәмә үткәрделәр. Чарада Илмир Шәмсетдинов -участок вәкаләтле вәкиле, Гөлия Әхмәдуллина - район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге шәфкать туташы катнашты.

Түгәрәк өстәлнең максаты: тикшерүне үткәрү һәм наркоделларның хәйләләрен ачу, - яшь кешеләрнең ни өчен һәм ничек наркотиклар куллана башлавын белү. Чара барышында «Наркотиклар. Манипуляция серләре" фильмы каралды. Илмир Шәмсетдинов “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясенең максатлары турында сөйләде. Әхмәдуллина Гулия наркотикларның нинди куркыныч тудыруын һәм доза арттыруда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген сөйләде. Очрашу "Барысы да синең кулда" дигән атаклы хикәя белән тәмамланды. Әгәр дә СИН ҮЗЕҢНЕ ЯРАТСАҢ, СӘЛАМӘТЛЕГЕҢНЕ САКЛАСАҢ, СИҢА ЗЫЯН КИТЕРҮЧЕ БАР НӘРСӘГӘ ДӘ “ ЮК” ДИП ҖАВАП БИР.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International