Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Узган елда ул үзизоляция чоры белән туры килде, шуңа күрә катнашучылар саны түбән иде. Быел экоактивистлар саны ковидка кадәрге чорлар күрсәткеченә кадәр торгызылачак, дип көтелә. Бу хакта ТР Экология министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 2020 елда үзизоляция режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмаган. Ике айлык кысаларында коммуналь хезмәткәрләр , юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә ятты, ә алдагы елларда ике айлык чорында территорияләрне җыештыру акциясендә 1 миллионнан артык кеше катнашты. Ике айлык кысаларында “Эковесна-2021” акциясе узачак дип хәбәр ителә. Конкурсның максаты - республикада экологик культура булдыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тудыру, халыкта хезмәт һәм экология культурасын торгызу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International