Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстанда 28,2 мең кв.м файдалануга тапшыру һәм 406 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкин булды. 6,86 км газ бүлү һәм 24 км суүткәргеч челтәр төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 500 проект тормышка ашырылды: спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары һәм башкалар. Торак шартларын яхшыртуда еллык 3 процент ставкалы «Авыл ипотекасы» программасы нәтиҗәле инструмент булды. Татарстан 1600 гаиләне авыл территорияләрендә торак сатып алуга акча белән тәэмин итеп, аны бирү күләме буенча лидер регионнар рәтенә керде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы алга таба да авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча актив эшләргә планлаштыра. Чараларда республиканың барлык районнары да катнаша ала. Безнең колл-үзәктә дәүләт программасы шартларын расларга була: 8-800-444-16-70.