«Сәламәтлек сәгате» темасына дәрес Ырынгы урта мәктәбендә узды.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

    Буа муниципаль районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы С.В. Шакирова «Сәламәтлек сәгате» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада  Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары катнашты.

     Дәреснең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелекләрдән аңлы рәвештә баш тарту, балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү.

    Балалар мини-лекция тыңладылар, дискуссияләрдә, уеннарда, күнегүләрдә катнаштылар.  Шулай ук "Зарарлы төтен сере" тәмәке тарту зыяны турында танып-белү мультфильмы күрсәтелде. Балалар уен формасында сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре: дөрес туклану, актив ял, спорт белән таныштылар. Аннары рәсемнәрдәге зарарлы гадәтләргә карата балалар үзләренең мөнәсәбәтен чагылдырдылар

Чара азагында яшүсмерләргә «Барысы да синең кулда» дигән мәгълүмат брошюралары таратылды.

    Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балигъ булмаганнарда актив тормыш стиле төшенчәсен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International