Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» бәйгесен игълан итә.
Конкурс, беренче чиратта, Россия Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыра.
«Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» бәйгесе турында нигезләмә-грантлар һәм архив конкурслары буенча мәгълүмат (tatarstan.ru) сайтында.
Гаризалар 2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр кабул ителә. Кызыклы проектлар көтәбез!