Буа фермерларының хезмәте республика дәрәҗәсендә югары бәяләнде

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин нәтиҗәле хезмәте һәм Буа муниципаль районында сөт терлекчелеген һәм үсемлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Атказанган фермер исеменә Фәрит Ибәтов һәм Ринат Гайнетдинов лаек булды. Фәргать Сибгатуллов Т.С. Мальцев исемендәге  «Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде. Күпьеллык хезмәте өчен Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитетының Мактау грамотасы белән Фәнил Кадыйров бүләкләнде. Әлеге чарада Дәүләтшиннар гаиләсе дә катнашты.

Фермерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International