Росреестрның мөрәҗәгате нәтиҗәләре буенча Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Яндекс» компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итүче сайтларны рекламалауны туктатырга күрсәтмә бирде. «Россия законнары нигезендә, мондый дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бары тик Росреестр компетенциясенә генә кертелгән, ә арадашчылар аша дәүләт хезмәтләрен «яңадан сату» мөмкинлеге каралмаган», - диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәрендә.
Элегрәк Татарстан Росреестры гражданнарны кисәтеп, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан рәсми рәвештә мәгълүмат бирүгә бернинди катнашы булмаган сайтлар-ялганлык билгеләрен күрсәтте. Мәсәлән, сайтның домен исеме, ике тапкыр арттырылган хәрефләр, түләүле мәгълүматлы прайс-битләр, мобиль кушымталарга сылтамалар, сайттагы реклама булуы ресурсның чынлыктагы булуы турында сөйли.
Росреестр мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында "игезәк" сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча комплекслы эш алып бара. Шулай итеп, Росреестр тарафыннан үткәрелә торган эш нәтиҗәсендә Роскомнадзор 30 дан артык шундый ресурсны кире какты.
.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Росреестр порталында (www.rosreestr.gov.ru) гражданнар күчемсез милек объектлары турында бушлай белешмә мәгълүмат алырга мөмкин. Әгәр күчемсез милек объектының төп характеристикалары һәм аңа теркәлгән хокуклары турында тулырак белешмәләр кирәк булса, КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать итеп, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә алырга мөмкин, физик затлар өчен – 460 сумнан алып, юридик затлар өчен – 1270 сумнан алып, яки Росреестр порталында шәхси кабинеттан файдаланып, физик затлар өчен – 380 сумнан алып, юридик затлар өчен - 700 сумнан башлап.
ТР буенча Кадастр палатасында билгеләп үтелгәнчә, Росреестрның иң кирәкле хезмәтләренең берсе – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә алу. Нәкъ менә әлеге документ милеккә хокукны раслый. Әйтик, узган ел Татарстанда 2.5 миллион тирәсе өземтә бирелгән, шуларның 2.2 миллионнан артыгы - электрон рәвештә.
Әгәр сез ике игезәк сайтларга мөрәҗәгать иткәнсез икән, бәлки, күчемсез милек өлкәсендә ялган мәгълүмат алганда финанс югалтуларын кичергәнсездер, бу хакта безгә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең rosreestr_tatarstana Инстаграмындагы рәсми битендә Direct Instagram да хәбәр итүегезне сорыйбыз .ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/ - яки электрон почта аша press@rosreestr.org - "игезәкләр" сайтларына сылтама күрсәтеп..
Белешмә:
Сезнең алда игезәк –сайт икәнне ничек аңларга?
ДОМЕН ИСЕМ. Сайтның домен исеменә игътибар бирү - иң ышанычлы билгесе. Росреестрның рәсми сайтының домен исеме - www.rosreestr.gov.ru
Еш кына "игезәк" сайтлар, ЕГРНдагы мәгълүматларны бирү буенча тиз һәм арзанлы хезмәт күрсәтү тәкъдименнән тыш, Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы исеменнән эш итү хокукы турындагы мәгълүматны урнаштыралар, аларның рәсми сайтларының структурасын күчерәләр, ведомстволарның рәсми атамасын кулланалар, аларга ике тапкыр арттырылган хәрефләр, «online/egrp/egrn» язмаларын өстиләр.
Шулай итеп, дәүләт хезмәтен алу белән кызыксынучы затларда алар дәүләт хезмәтен алу өчен хокукларны теркәү органына яки аның ведомствосындагы оешмасына катнашы булган заттан запрос рәсмиләштерәләр дигән тәэсир туа.
БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ АША ТЕРКӘЛЕРГӘ ЯРАМЫЙ. Шулай ук чын сайтлар икәнлегенә электрон сервисларның булуы ышандыра. Шулай итеп, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында булган «Шәхси кабинет» "игезәк" сайтларда юк..
РЕКЛАМА ҺӘМ ПРАЙС-БИТ. Росреестр, Федераль кадастр палатасы яки ачык кадастр картасы игезәк сайтларында прайс-листлар, түләү ысуллары белән мобиль кушымталарга сылтамалар, шулай ук реклама урнаштырыла.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте