Бүген Буада санитар-экологик икеайлык кысаларында эш турында фикер алыштылар

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Буада Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч муниципаль районнары катнашында узган  киңәшмә кысаларында санитар-экологик икеайлыктагы  эшләр турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты- шулай ук Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Идел аръягы зонасы районнары вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында "Антикоррупцион хәбәрче" журналының чираттагы номеры чыгарылды. Ел саен икеайлык йомгаклары буенча республиканың иң актив халкы, уку йортлары, предприятиеләре, муниципаль берәмлекләре бүләкләнә.

«Узган, 2020 елда территорияләрне санитар чистарту буенча барлык чаралар махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында узды. Шуңа да карамастан, масштаблы уртак эш башкарылды. Эшләрне башкаруда 156 мең кеше катнашты, полигоннарга 508 мең м3 тирәсе калдык чыгарылды, 1,2 млн.нан артык яшел үсенте утыртылды. Икеайлык чорында ачыкланган 963 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны 2020 елның 31 маена 924е (96%) бетерелгән»,-дип хәбәр итте утырышта катнашучыларга республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм барысын да агымдагы елда санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җитди карарга чакырды.

Киңәшмә барышында шулай ук #ЭКОЯЗ 2021 традицион акциясен уздыру мәсьәләсе каралды, җир асты байлыкларыннан файдалану һәм республикада табигать саклау чараларын финанслау программаларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International