Татарстан Росреестры тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән оператив хезмәттәшлек итү өчен махсус электрон адрес булдырылды MSP@rosreestr.org
Хәзер әлеге адрес ярдәмендә бизнес вәкилләренә турыдан-туры ведомствога килеп туган сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Росреестрының инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлегендә мөрәҗәгать итүчеләр теге яки бу хәлне аңлатуны сорап оператив рәвештә мөрәҗәгать итә алалар, кыска вакыт эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә хокукны ничек рәсмиләштерергә һәм исәпкә алу-теркәү гамәлләренә бирелә торган документлар пакеты турында мәгълүматны ничек тутырырга икәнне белә алалар..
Исегезгә төшерәбез, документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча проблемалы сораулар килеп туган очракта кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен кайнар линия телефоны 8(843)255-24-20 эшли. Шалтыратулар көн саен эш вакытында кабул ителә.