"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында Бөтендөнья театр көненә багышланган чаралар узды. Иртә таңнан әкият персонажлары балаларны һәм ата-аналарны каршы алдылар һәм аларга уңышлы көн теләп, театр битлекләре бүләк иттеләр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Театраль калейдоскоп" квест уенында катнаштылар. Анда түбәндәге остаханәләр буенча сәяхәт иттеләр: 1. "Афиша" 2. "Мимика һәм хәрәкәт" 3. "Фотопробалар" 4" Ораторлык сәнгате " 5. "Музыкаль-театр сәнгате". Көн дәвамында балалар бик теләп уйнадылар, әкият персонажлары белән аралаштылар, аларда булган вакыйгаларны кичерделәр. Артистлар булу һәркемгә ошады! Иң мөһиме-өйрәнергә һәм роль уйнарга гына түгел, ә башкаларга шатлык китерә белү мөһим!





