Буа районы укучылары "Сәләтлеләр университетының язгы мәктәбендә" укый

2021 елның 27 марты, шимбә

Буа районының 15 укучысы «Талантлар ачу» Сәләтлеләр университетының язгы мәктәбендә укый. Чара 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылган. Язгы мәктәп кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасында үсеш мөмкинлекләре турында беләчәкләр, предметлы компетенцияләр белән танышачаклар һәм үсеш картасын төзиячәкләр. Балалар тренингларда эшлиләр: "Дөрес итеп хыялланырга өйрәнәбез", "Мин һәм максат", "Булачак һөнәрне ничек сайларга?". Укучыларны биш командага бүлделәр, һәм һәр команда  үзенең "персонаж" ын булдыра һәм аның белән 20 ел яши, ягъни үзенең нинди авырлыклар белән очрашуын һәм ничек башкарып чыгуын күрәчәк һәм үзе аша кичерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International