"Йолдызкай " балалар бакчасында театр атналыгы узды

2021 елның 27 марты, шимбә

Театр-ул тылсымлы дөнья. 22-26 март көннәрендә "Йолдызкай" балалар бакчасында театр атналыгы узды. Атна буе балалар бакчасы театр белән яшәде. Театральләштерелгән эшчәнлек белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды. Балалар һәм педагоглар әкиятләрне рус һәм татар телләрендә яратып сәхнәләштерделәр.Театр эшчәнлеге тәрбияләнүчеләрнең тормышын кызыклы һәм эчтәлекле, якты хис-кичерешле һәм иҗат шатлыгы белән тулы итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International