Ассортиментны киңәйтергә, җитештерүне арттырырга, дәүләт ярдәме чараларын кулланырга. Буа Район кулланучылар җәмгыяте. алдына шундый бурычлар куелды.
Бүген Буада Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов эш визиты белщн булды. Аны район башлыгы Ранис Камартдинов каршы алды, аның җитәкчелегендә кулланучылар кооперациясен үстерүнең Юл картасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Буа районында кулланучылар берлеге Буа шәһәр кулланучылар җәмгыяте базасында 1930 елда оеша. Аның составында 27 авыл кулланучылар берләшмәсе була. Буа районы кулланучылар берлеге сәүдә эшчәнлеген, җәмәгать туклануын гамәлгә ашыра, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерә. Безнең РАЙПО продукциясе зур ихтыяҗга ия. Ләкин шуңа карамастан, җитештерү күләмнәре кими, киштәләрдә товарларның ассортименты ярлылана.
Бүген, белгечләр катнашында кулланучылар кооперациясен үстерү буенча бурычлар формалаштырылды һәм аларны үтәүнең якынча сроклары билгеләнде. Шулай итеп, хәзерләү эшчәнлегенә дә игътибар бирелде. Шул исәптән – халыкның үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлеген куллану да мөһим.
Якын арада Юл картасы формалашачак, аның кайбер пунктлары тиздән гамәлгә ашырылачак, ә кайберләре, мәсәлән, инкубатор цехын торгызу кебекләре озак сроклы характерда булачак.