Сатучы чек бирмәсә, законны боза

2021 елның 30 марты, сишәмбе

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз сатып алуга ризалашмагыз.

Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан кача яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).

Чек –сатып алуны дәлилли, димәк ул товарга гарантияле хезмәт күрсәтү һәм товарны кире кайтару өчен кирәк.  Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр фактлыгын дәлиләп була, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен исәп – хисапларны алу-тотылган сумманың 13% ын кайтару өчен дә кирәк.

Касса чегын алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә закон бозу очрагы турында хәбәр җибәрергә мөмкин.

Элемтә телефоны 8-800-222-2-222

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International