Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәзерге вакытта инвалид балаларны реабилитацияләүгә юнәлдерелгән «Ипотерапия» технологиясен апробацияләү бара.
Шушы көннәрдә социаль педагоглар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы ата-аналар һәм балалар өчен ипподромга экскурсия оештырганнар. Беренче дәрестә социаль педагоглар ата-аналарга ипотерапиянең файдасы турында сөйләделәр. Ипподром хезмәткәре катнашучыларны атлар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ашату үзенчәлекләре белән таныштырды. Ниһаять, атлар дөньясы белән беренче танышу узды, ул Чупа-Чупс кушаматлы пони иде. Балалар башта хайванны күзәттеләр, сыйпадылар ә адаптация уңышлы узгач, алар ат өстенә утырып йөрделәр.
Ат абзарында булу балалар өчен күңелле һәм кызыклы вакыйга булды. Атлар белән аралашу һәм мондый дәресләр мөмкинлекләре чикле балаларга төрле яклап дәвалау йогынтысы ясый: психологик процесслар активлаша, коммуникатив күнекмәләр арта, стресс, борчылу бетә, социальләшү күнекмәләре үсә.