ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ «ЗВЁЗДЫ ИЗ ЗАВТРА» ГАЛА-КОНЦЕРТЛАРЫ УЗА

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстанның биш шәһәре «Звёзды из Завтра» программасының концерт турына керде. 6-15 апрельдә гала-концертлар Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендә узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлары катнашачак. Алар La Primavera Казан камера оркестры белән чыгыш ясаячаклар. Буада Яшь музыкантлар өчен «Звёзды из Завтра» республика иҗат программасының гала-концерты онлайн-трансляция белән 15 апрельдә 18:00 сәгатьтә Буа шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә узачак.

Алар барысы да программа җитәкчесе һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов үткәргән тыңлауларны узды.

«Балалар тыңлауларга педагоглар киңәше буенча эләгә. Мин һәрвакыт балаларны шәхсән тыңлыйм. Миңа баланы күрү, ишетү, аның сәхнәне ничек тоюын күрү, аның оркестр белән чыгыш ясау перспективаларын бәяләү мөһим", - дип сөйләде Абязов.

Программа Казанда зур концерт белән тәмамланачак. 14 майга планлаштырылган. Музыкаль кичәдә бөтен республикадан финалистлар катнашачак.

«Узган елгы тәҗрибә буенча, финалда чын «энҗеләр» чыгыш ясаячак дип әйтә алам», — дип билгеләп үтте программа җитәкчесе.

 «Звёзды из Завтра» инде алты ел Казанда зур уңыш белән бара. Узган ел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән проект яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды. Программа яшь музыкантларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү, аларга академик музыка өлкәсендә үсәргә, камилләшергә һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч бирү максатын күздә тота.

"Без аларга оркестр белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары аларның уңышларын күзәтеп барабыз", - дип билгеләп үтте Абязов.

Алты ел эчендә программада Татарстанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 2000 артык сәләтле бала катнашты «Звёзды из Завтра»  да катнашучылар «Синяя птица», «Иң яхшысы», «Игелекле дулкын» телевизион проектларында, Дельфия уеннарында катнаштылар, Владимир Спиваковның  «Яңа исемнәр» Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары булдылар. Аларга  Татарстанның музыка колледжларына укырга керергә тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International