Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Язгы каникуллар» чарасы кысаларында муниципаль хезмәтнең әйдәүче белгече Санатуллина Э.И. балаларның белем бирү оешмасына хәрәкәт итү маршрутлары буенча җәяүлеләр өчен экскурсия үткәрелде.
Чараның максаты - юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның, юл билгеләренең мөһимлеген аңлау. Чара барышында балалар урам-юл челтәре объектларына игътибар иттеләр, светофорсыз җәяүлеләр кичүләрен аерырга һәм алар аша дөрес чыгарга өйрәнделәр, юл билгеләрен кабатладылар, тротуарлар буйлап барганда җәяүлеләр өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара азагында балаларга яктылык кайтару билгеләре тапшырдылар.