Техниканың 100%лы әзерлеге!

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр көн игенчеләрне җаваплы һәм киеренке чорга - чәчүгә якынайта. Игенчеләр моны аңлый, шуңа күрә техниканы әзерләү һәрвакыт аерым контрольдә. «Авангард» ҖЧҖ язгы чәчү техникасы кыр эшләренә тулысынча әзер. Агымдагы елда агрофирма кырларына барлыгы 50 берәмлек техника чыгачак. Аларның һәркайсы техосмотрны кисәтүләрсез узды. Техник тикшерүне үткәргәндә бөтен нәрсәгә игътибар ителә: төеннәрнең һәм агрегатларның төзеклеге, аптечкаларның, янгын сүндерү җайланмалары булуга. Һава шартлары уңай булганда, хуҗалык апрельнең 20 ләрендә чәчү эшләренә керешергә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International