"Халыкара кошлар көне" - "Светофорик" балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Атна дәвамында балалар белән кошлар турында әңгәмәләр үткәрелде, әкиятләр һәм хикәяләр укыдылар, кошлар тавышларын тыңладылар, төрле эшләнмәләр ясадылар, кошлар рәсемнәре ясадылар һәм “канатлы дусларын” күзәттеләр. Бүген бәйрәмгә кунакка Яз кызы һәм Саескан-ак түш килде. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр.
Бәйрәм бик күңелле һәм кызык үтте.