Буа районында якташыбыз Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей турниры узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Буа районында якташыбыз, Буа ветеринария техникумын тәмамлаган,  Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкләгән һәм туган районына һәрвакыт ярдәм итеп гомерен медицинага багышлаган Камил Зыятдинов истәлегенә традицион хоккей турниры үтте.

Ярышларда 3 команда катнаша, болар Буа, Чүпрәле һәм Апас районнары студентлары. Ярышларда катнашучыларны Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте Президенты Ирек Закиров, район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев һәм чакырылган кунаклар сәламләде.

Беренче уен Буа ветеринария техникумы командасы һәм Апас аграр көллияте командасы арасында узды. Көндәшләр капкасына беренче алканы безнең команда кертте.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүче кубогы Буа ветеринария техникумы командасына тапшырылды. Финалда Буа ветеринария техникумы командасы Чүпрәле тармак технологияләре техникумы командасын 5-9 исәбе белән җиңде.

1 урын Буа ветеринария техникумы

2 урын Апас авыл хуҗалыгы көллияте

3 урын Тармак технологияләре Чүпрәле техникумы

Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм спортта да, укуда да яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International