Коронавирустан котылу күмәк иммунитетка бәйле. Аны формалаштыруда инфекциягә каршы прививка ясату мөһим роль уйный. Вакцинация - бу авырудан яклаучы заманча нәтиҗәле ысул.
Буа районында халыкны коронавирус инфекциясеннән түләүсез вакцинацияләү дәвам итә. Беренче состав белән вакцинацияне 1010 кеше үтте. Икенче состав белән кабаттан вакцинацияне 598 буалы узды.
Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәлә буенча 8 (843) 743-27-88 (поликлиника) һәм 8 (927) 034-37-16 (прививка кабинеты) телефоннары аша язылырга һәм консультация алырга мөмкин.