«Мошенниклардан күчемсез милекне ничек якларга» Татарстан Росреестрыннан рекомендацияләр

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга үзләрен күчемсез милек белән килешүләрдә мошенниклык гамәлләреннән сакларга ярдәм итәчәк иң нәтиҗәле тәкъдимнәр исемлеге төзегән.

Шәхси катнашудан башка теркәлүне тыгыз

Ялган нотариаль ышанычнамәләр нигезендә төрле хәлләргә юл куймау, милекче һәм башкалар рөхсәтеннән башка фатирга милек хокукын күчерү максатларында, күчемсез милекнең һәр хуҗасы Росреестрга, аныкы булган милек белән алыш-биреш бары тик аның шәхси катнашында гына башкарылырга мөмкин, дигән гариза бирә ала. Мондый гариза биргәндә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертеләчәк. Гариза белән тиешле булмаган зат мөрәҗәгать иткәндә ЕГРНда мондый язуның булуы документларны караусыз кире кайтару өчен нигез булып тора.

 «Бу чара ярдәмендә, аерым алганда, ышанычнамә буенча эш итүче арадашчылар тарафыннан төзелә торган күчемсез милек белән мошенник операцияләр куркынычы кими. Күчемсез милек яисә шәхесне таныклый торган документлар югалган яки урланган очракта бу бигрәк тә актуаль»- дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Сезнең күчемсез милек белән кем кызыксынганлыкны белегез

Шулай ук күчемсез милек объекты милекчесе үзенә караган күчемсез мөлкәт объектына карата мәгълүмат сораган затлар турында белешмә алырга мөмкин, ул физик, юридик затлар, җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары турында аның күчемсез милек объекты турында белешмәләр, алар тарафыннан белешмә алу датасы һәм мондый документның чыгыш номеры турында мәгълүмат бирә.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә  заказ бирегез

Нәкъ менә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә күчемсез милек объектлары һәм аларның хуҗалары турындагы барлык актуаль мәгълүматлар белән танышырга ярдәм итә: хокукның барлыкка килүе һәм күчүе, милекче турындагы белешмәләр, объектның адресы, кадастр бәясе, объектны эксплуатациягә кертү датасы. Монда ук хокукларны чикләүне һәм йөкләүне, ризалык булмау турында тамга, мәсәлән, ир белән хатын, күчемсез милек белән килешү турында, катта бинаның урнашу планын, җир кишәрлегендә объектның урнашуын схематик чагылдыруны һәм башкаларны күрергә мөмкин. ЕГРН нан өземтә алу өчен, КФҮкә мөрәҗәгать итеп яисә заявканы Росреестрның рәсми порталында тутырырга кирәк.

Татарстан Росреестры Росреестрның рәсми сайты белән беррәттән – rosreestr.gov.ru арадаш сайтлар күп очрый дип хәбәр итә.  һәм гражданнарны исемдәге артык билгеләргә һәм символларга, шәхси кабинетка эләгү мөмкинлегенә, шулай ук күп санда рекламага игътибар итәргә чакыра.

 

Закон нигезендә ипотекадан файдаланыгыз

Ике як килешүен яклаучы тагын бер хокукый механизм  - закон нигезендә ипотека. Ягъни, теркәү өчен документлар тапшырганда, сатып алучы фатирның бөтен бәясен түгел, бер өлешен генә түли. Калган өлешен ул милек хокукы турында таныклык алганнан соң түли. Фатир сатучының залогында сатып алучы барысын да тулысынча түләмәгәнчегә кадәр торачак. Һәм тулысынча түләгәннән соң сатучы ипотеканы  алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Исәп-хисапны  банк ячейкасы аша уздырыгыз

Моннан тыш, Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе эксперты, Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Руслан Садриев сүзләренә караганда, исәпләүнең иң куркынычсыз вариантларының берсенә банк ячейкасы керә. «Килешүгә кул куйганда, сатып алучы акчаны банктан арендага алынган ячейкага, күчүне теркәгәннән соң, сатучының акчасын алу шартларында тапшыра. Сатып алучыга хокукларны теркәгәннән соң, сатучы ячейкага керә һәм акча ала. Димәк, ике як та хокукның күчешен тиз арада теркәү һәм түләү яклы, һәм бу очракта бернинди мәнфәгатьләр дә зыян күрмәячәк», - дип аңлатты эксперт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International