2021 елның 08 апрелендә 10:00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге темалы мәгълүмати вебинарга чакыра: «2020 елда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан физик затлар керемнәренә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милекне сатканда 3-НДФЛ формасында декларацияләр тапшырмаганда салым контроле ».
Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча узарга һәм ачык биттә "Катнашачакмын"га басарга кирәк.