Буа аграрчылары язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында 2021 елда районда язгы кыр эшләрен әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Район башлыгы Ранис Камартдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Буа шәһәре һәм Буа районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре, «Россельхозцентр» район филиалы вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары, КФХ башлыклары катнашты.    Чәчү эшләре турында фикер алышырга «Россельхозцентр» ФДБУ лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахманова, «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина чакырылды.

2020 елгы чәчү кампаниясе йомгаклары һәм районның авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов таныштырды. «Бүгенге көнгә барлык техниканың техник әзерлеге 95%тан артык тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә машина-трактор паркын яңартыла», - диде ул.

Киңәшмә барышында шулай ук Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге башлыгы Евгений Разбитнов та чыгыш ясады, ул тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга дәүләт техник тикшерүен үткәрү зарурлыгын ассызыклады. Авыл хуҗалыгы культураларының һәм чәчү материгының фитосанитар торышы турында «Россельхозцентр» район филиалы җитәкчесе Радик Ибәтуллин сөйләде.

Чакырылган кунаклар Айгөл Габдрахманова һәм Римма Ибәтуллина, үз чиратында, катнашучыларга патогеннар һәм корткычлар белән көрәштә заманча  биологик препаратлар, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен биологик ресурслар потенциалы белән таныштырдылар.

Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Ранис Рафис улы район игенчеләре алдына язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп уздыру өчен барлык чараларны күрү бурычын куйды. Коронавирус  инфекциясе таралуны булдырмау, шулай ук хезмәт коллективларына вакцина ясатуга ярдәм итү чараларын күрү һәм киңәшмәдә катнашучыларга районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International